Казанда 80нче яшендә география фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Вадим Дмитриевич Тудрий вафат була. Вузда хәбәр итүләренчә, галим озакка сузылган авырудан соң вафат булган.
Вадим Тудрий география фәннәре өлкәсендә белгеч булган һәм КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасында эшләгән.
Галимнең гаиләсенең, дусларының һәм хезмәттәшләренең кайгысын уртаклашабыз…
Фото: пресс-служба КФУ
Нет комментариев