Татарстан муниципалитетларына 22 берәмлек коммуналь техника тапшырдылар.
Тантанада Россия төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаштылар. Татарстан Рәисе ассызыклаганча, федераль һәм республика дәрәҗәсендә кабул ителә торган барлык программалар – республика гражданнарының тормыш сыйфатын яхшырту ул.
Муниципалитетларга барлыгы 22 берәмлек техника тапшырылды. Алар исәбенә тракторлар һәм үзбушаткычлар, мобиль котельныйлар, КамАЗлар, Уазлар һәм башкалар кергән.
Нет комментариев