Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Казанда Җиңү көненә салют оештырачаклар

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан Казанда бәйрәм салюты булырга мөмкин. Әлеге пункт коррупциягә каршы экспертиза уза торган 9 майга багышланган чаралар әзерләү һәм уздыру турындагы документ проектында бар.

Документ нигезендә, бәйрәм итүгә шәһәр урамнарын төзекләндерү һәм бизәү, җәмәгать транспорты хәрәкәтен вакытлыча чикләүне оештыру, мәдәни-массакүләм чаралар әзерләү һәм аларны үткәрү вакытында иминлекне тәэмин итү планлаштырыла. Традиция буенча Бөек Ватан сугышы белән бәйле һәйкәлләргә һәм обелискларга чәчәкләр салу да  планлаштырылган. Аерым пункт булып "Үлемсез полк" йөрешен үткәрү тора - шул ук вакытта чара форматы (очный яки онлайн) әлегә аныкланмый.

Чыганак:казанкп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев