Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Казанда пилотсыз авиасистемаларның фәнни-җитештерү үзәген төзергә планлаштыралар

Татарстанда сәнәгать технопаркы булдырырга планлаштыралар. Хәзерге вакытта республика Министрлар Кабинеты карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

Технопарк Казанда төзеләчәк, идарәче компания итеп  "Унипарк" ҖЧҖ билгеләнгән. Ә Республика Икътисад министрлыгы проектны гамәлгә ашыруны контрольдә тотачак.

Россия хөкүмәте элегрәк "Пилотсыз авиация системалары" милли проекты кысаларында чараларны гамәлгә ашыруга төбәкләргә субсидияләр бирү турындагы закон проектын хуплаган иде. Пилотсыз авиация системалары өлкәсендә сынаулар һәм компетенцияләр фәнни-җитештерү үзәкләре челтәрен булдыру программасы кысаларында Татарстанга 2 млрд сум акча биреләчәк. 

Чыганак: татаринформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев