Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Казандагы «Адымнар» мәктәбендәге конфликтны прокуратура тикшерә

Татарстан Прокуратурасы Казанның «Адымнар» полилингваль комплексында мыскыллаулардан соң тикшерү үткәрде - анда сыйныфташлары бишенче сыйныф кызын әтисе аркасында мыскыллыган, ә мәктәп хезмәткәрләре зыян күрүчене ПНДга исәпкә куярга карар кылган.

Кызны эзәрлекләгән ике укучыны Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә җибәрәләр, ә аларның әти-әниләренә карата административ эшләр кузгатыла. 

Зыян күрүчене берничә тапкыр язып һәм шәхсән мыскыл иткәннәр. Соңрак алар сугыша башлый: сыйныфташы беренче булып башлавын таный,шуннан соң нәкъ менә зыян күрүчегә характеристика төзиләр һәм аның документларын ПНДга җибәрәләр. Хәзер кызны учеттан төшергәннәр инде.

Казанның «Доверие» балаларга һәм яшьләргә социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге җитәкчесенә зыян күрүчегә психологик ярдәм күрсәтү турында мөрәҗәгать юлланган.

Чыганак:кичке казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев