Казандагы бинаны реконструкцияләүгә тагы 402 млн сум бирәчәкләр
Казанда Абдулла Алиш исемендәге иҗат үзәген реконструкцияләүгә өстәмә рәвештә 402,7 млн сум бирәчәкләр. Элегрәк объектны яңартуга 368 млн сум акча бүлеп бирелгән. Шул рәвешле, эшләрнең гомуми бәясе 770,7 млн сум булачак.
Яңа тендер дәүләт сатып алулары порталында барлыкка килде. Казан мэриясендә хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә объект буенча башкарылган эшләр күләме 368 млн сум тәшкил итә-бу алдагы чорда башкарылган эшләр. Реконструкцияне төгәлләргә һәм объектны файдалануга тапшырырга киләсе елда планлаштыралар.
Эшләрнең заказчысы - «Татарстан Республикасы Главстрой»ДБУ.
Подрядчикка төзелеш-монтаж, ремонт һәм реставрация эшләрен башкарырга туры киләчәк. Бәягә шулай ук җиһазлар урнаштыру, җиһазлар һәм кирәкле инвентарь сатып алу да кертелгән.
Чыганак:татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев