Казаннан Ташкентка туры рейслар җибәрделәр
В республике

Казаннан Ташкентка туры рейслар җибәрделәр

17 июньнән Казаннан Ташкентка даими туры очышлар башланды. Бу хакта Татарстан Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рейсларны Nordwind Airlines авиакомпаниясе атнага ике тапкыр — дүшәмбе һәм җомга көннәрендә башкара. Самолетлар кире сишәмбе һәм шимбә көннәрендә очалар. Юл вакыты өч сәгать чамасы.

Ташучы яңа юнәлешнең югары потенциалын билгеләп үтте һәм рейсларның тотрыклы йөкләнешенә өметләнә.

Чыганак:тнв


Нет комментариев