Казаннан Вьетнамның Фукуок курортына турыдан-туры авиарейслар ачылды. Бу хакта «РБК Татарстан» хәбәр итә.
Беренче самолет 23 ноябрьдә, тулы килеш очты. Рейсларны 12 көнгә бер тапкыр башкару планлаштырыла. Boeing 767 самолеты 336 пассажирга исәпләнгән.
Фукуокка очышлар хәзер сигез Россия шәһәреннән мөмкин дип билгеләделәр. Казаннан тыш, рейслар Мәскәү, Екатеринбург, Иркутск, Красноярск, Новокузнецк, Новосибирск һәм Самарадан башкарыла.
Чыганак: татаринформ
Нет комментариев