Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Казанның кайбер бистәләрендә төзелешләр тыела

Адмиралтейство, Ягодной һәм Пороховой бистәләрендә саклау зоналарының яңа чикләре барлыкка килү сәбәпле, республика башкаласында бу территориядә төзелешләрне тыячаклар.

Мәсәлән, инде булган биналарның мәйданын арттырырга ярамый, яңа конструкцияләр төзү чикләнә, тышкы яктан метр ярымнан да биек болдырлар һәм балконнар кую тыела. Татарстан Министрлар Кабинеты карары республиканың хокукый мәгълүматның рәсми порталында пәйда булды.

Аерым алганда, документта элеккеге җитен комбинатына, «Балыкчы бакчасы» паркына һәм Идел ярына аерым игътибар бирелә, анда бары тик гидротехник корылмалар гына урнаштырырга мөмкин булачак — алар елгадагы су биеклеген күтәрүдә ярдәм итә. Әмма монда да биеклек буенча чикләүләр бар, ул 1,2 метрдан (кайбер урыннарда 2,5 метр) артмаска тиеш. 

Хөкүмәттә архитектура кагыйдәләрен дә карадылар, аның нигезендә саклау зоналарында фасларда керамогранит, ПВХ-панельләр һәм башка берничә төр материалны кулланырга ярамый. Тышлау, кайбер металл детальләрдән тыш, кара яки неон төсләрдә булырга тиеш түгел. Кондиционерлар, реклама щитлары, тоташ коймалар һәм шуңа охшашларны килештерелмәгән килеш урнаштыру тыела. Хәтта кәрәзле вышкаларга һәм антенналарга да тыю салганнар.

Чыганак:кичкеказан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев