Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Кемнәр машина йөртү таныклыгын алыштырганда пошлина түләүдән азат ителә

Машина йөртү таныклыгын алыштырганда татарстанлылар дәүләт пошлинасы түли. Әмма Татарстанда яшәүчеләрнең кайбер категорияләре аны түләүдән азат ителә.

Аларга түбәндәгеләр керә:

Россиянең яңа субъектларыннан күчеп килүчеләр;

Россия Федерациясе составына кергән вакытта Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, шулай ук Запорожье һәм Херсон өлкәләре территориясендә даими яшәгән, шулай ук аңа кадәр бу төбәкләрдән күчеп киткән затлар.

Украина гражданнары һәм Россиядә яшәү өчен законлы нигезләре булган гражданлыгы булмаган затлар:

  • вакытлыча яшәргә рөхсәте булганнар;
  • даими яшәргә рөхсәт яки Россия гражданлыгы алган затлар;
  • күченеп китүчеләр дип танылган, яки вакытлыча сыену урыны бирү турында таныклыгы булган гражданнар;
  • ватандашларны ирекле күчерү буенча дәүләт программасында катнашучылар.

гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар;

Әгәр машина йөртү таныклыгы аның хуҗасы зыян күргән гадәттән тыш хәлгә бәйле рәвештә яраксыз хәлгә килгән икән, пошлина алынмый.

хәрби-исәп белгечлегенә ия хәрби хезмәткә чакырылучылар;

Хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле һәм билгеле бер хәрби-исәп белгечлеге буенча әзерлекне тәмамлаган затлар да түләүдән азат ителә.

чакырылыш буенча хезмәт итүчеләр;

Әгәр машина йөртү таныклыгын алыштыру «D» яки «D1» категорияләрен алу белән бәйле булса, чакырылыш буенча хәрби хезмәткә алынучылар дәүләт пошлинасын түләми.

Ташламага хокукны раслау өчен ЮХИДИ идарәсенә түләүдән азат итүне раслый торган документлар тапшырырга кирәк. Кәгазьләрне тикшергәннән соң инспектор карар кабул итәчәк. Әгәр ташлама алу өчен тиешле нигезләр ачыкланмаса, дәүләт пошлинасын стандарт тәртиптә түләү өчен квитанция биреләчәк.

Чыганак: https://tatar-inform.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев