Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Кемнәрне эштә кыскарта алмыйлар?

Кайбер эш бирүчеләр теге яки бу сәбәпләр буенча штатны кыскартуга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр.

Кемне кыскартырга ярамый:
- йөкле хезмәткәрләр;
- өч яшькә кадәрге балаларын тәрбияләүче хатын-кызлар;
- 14 яшькә кадәрге балалары булган ялгыз әниләр яки балигъ булганчы инвалид бала тәрбияләүчеләр;
- тәрбиясендә инвалид баласы булган бердәнбер туендыручы;
- - 3 яшьтән кечерәк баласы булган ата-ананы, әмма бер шарт белән: гаиләдә 14 яшькә кадәрге өчтән артык бала тәрбияләнергә, шулай ук ата-аналарның берсе генә эшкә урнашкан булырга тиеш.

Моннан тыш, хезмәт җитештерүчәнлеге тигез булганда, эштән кыскартылган очракта өстенлекләр түбәндәге категорияләргә бирелә:

- инвалидлыгы булган хезмәткәрләр;
– уйлап табучылар;

- дәүләт серен белергә хакы булган хезмәткәрләр;

- югары дәүләт бүләкләренә лаек булганнар;

- тәрбиясендә ике һәм аннан да күбрәк кеше булган;

- баланы тәрбияләүче әти яисә әни, әгәр әти яисә әни вакытлы хезмәтне үтәсә, баланы тәрбияләүче әти яисә әни;

– гаиләдә бердәнбер туендыручы;

- производствода имгәнгән эшчеләр;

- эш бирүче өчен кирәкле программа буенча квалификация күтәрүчеләр.

Чыганак: https://shahrikazan.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев