Контракт төзүчеләр өчен түләүләрне арттырдылар
Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга түләүләрне 2,9 млн сумга кадәр арттырдылар. Бер мәртәбә бирелә торган финанс ярдәменең яңа кагыйдәләре 2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде.
Әлеге түләү ике өлештән тора: 2,5 млн сум Татарстан бюджетыннан бирелә, ә 400 мең сумны министрлык бирә.
Югары түләүләргә СВОНЫҢ булачак сугышчылары гына түгел, ә пилотсыз системаларның яңа гаскәрләренә хезмәт итүгә контракт төзегән гражданнар да, шулай ук Африка корпусының яңа хәрбиләре дә дәгъва итә ала.
Контрактчыларның барлык категорияләре өчен полигоннарда әзерлек каралган. Пилотсыз системалар гаскәрләре һәм Африка корпусы сугышчылары ике айдан да ким булмаган өйрәнүләр уза. Бу подразделениеләргә сайлау катгыйрак: Африка корпусында дәгъвачыларның нык сәламәтлегенә һәм хәрби тәҗрибәсенә басым ясыйлар.
Татарстанда контракт төзү процедурасы бер-ике көннән артык вакытны алмый. Потенциаль сугышчыларга юл йөрү, яшәү, туклану өчен түлиләр. Аларның хәрби белгечлекне сайлау мөмкинлеге бар. Контрактны имзалаганнан соң алар шунда ук бер тапкыр бирелә торган түләү, кирәкле кием-салым алалар. Финанс ярдәменнән тыш, контрактчыларга республика һәм федераль ташламалар, ярдәм һәм тернәкләндерү чаралары гарантияләнә.
Республика үз сугышчыларын азык-төлек продуктларыннан алып транспортка кадәр гуманитар ярдәм белән тәэмин итә. Сугышчыларның гаиләләре хакимият опекасына алына һәм дәүләт тарафыннан тиешле барлык ташламаларны ала. Татарстанда контрактны ничек имзалау һәм контракт хезмәте узуга гариза бирү турында тулырак мәгълүматны әлеге сайтта : https://heroes-tatarstan.ru 8 800 222 59 00 һәм 117 телефоннары буенча белергә мөмкин. Шулай ук хәрби комиссариатка килергә була.
Чыганак: ДОСААФ РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев