Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Күз тиюнең билгеләре нинди?

Күз тиюнең билгеләре нинди? Кайчак балалар күзен ачып йоклый, бу күз тию билгесеме?

Күз тисә, кешегә көтмәгәндә генә берәр зыян килә. Йә үзе авырып китә, йә машинасы ватыла, тормышында проблемалар килеп чыга... Ничек кенә тырышса да, ул шушы зыяннан арына алмый. Баланың күзен йомып бетерми йоклавы, төнлә саташуы, сәбәпсез елавы, тигез җирдән абынып егыла башлавы шулай ук күз тию-
не белдерә ала. Күңел тынычсызлыгы да күз тиюдән булырга бик мөмкин.

Балаларны үзең өшкерергә уйласаң, нинди догалар укырга?
Өшкерә башлаганчы башта госел һәм тәһарәт алырга, гаурәтләрне каплап тора торган чиста кием кияргә кирәк. Әл-Фатихә, Аятел-Көрси, Әл-Ихләс, Әл-Фәләкъ, Ән-Нәс сүрәләре укып өшкерергә була.

Күз тиюдән берәр ничек сакланып буламы?
Үземне күрсәтим әле, дип, тәкәбберләнеп, башкаларның игътибарын үзеңә җәлеп итәргә тырышып йөрсәң, күз тиюдән арынып булмый, билгеле. Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрне (байлык, матурлык, акыл, белем) кешегә күрсәтүдән сак булырга кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә күңелдәге ниятләрне алдан ук башкаларга белдермәскә кушкан. Алдан белдергән ниятләрнең тормышка ашуы бик икеле. Шулай ук мактану да кирәкле сыйфат түгел. Мактанганда да күз тиюе бар.

«Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН киңәшләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев