Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

М-12 буенча йөрү бәясе кыйммәтләнә

Түләүле М-12 трассасы буйлап йөрү 2026 елдан кыйммәтләнергә мөмкин, дип хәбәр иттеләр «Автодор» матбугат хезмәтендә. Бу Түбән Новгород өлкәсе аша уза торган участокка кагыла.

"Автодор"да М-12 трассасы буенча йөрү бәясе ел саен арта, дип белдерделәр. Бу юлларны һәм инфраструктураны яхшы хәлдә тоту өчен эшләнә. Тарифларны индексацияләү еш кына кулланучылар бәяләре индексы үсеше белән туры килә, димәк, бәяләр илдәге барлык продуктлар кебек үк процентка арта.

Әлегә компания киләсе арту вакытын һәм күләмен билгеләмәде.  "Автодор" барысы турында да рәсми рәвештә 2026 елның башында гына игълан итәргә планлаштыра.

Хәзерге вакытта  М-12 трассасында йөрү бәясе 5 217 дән 5 399 сумга кадәр.

Чыганак: инказан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев