Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Нинди температурада дәресләр туктатыла

Кискен суыту сәбәпле, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында температура нормалары турында искәрттеләр.

Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында дәресләр -23°C температурада, ә
шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында – 25°C температурада,
- шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларынд – 27°C 
- авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында – 30°C
- шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында-32°C булганда туктатыла. 

Ведомствода шулай ук балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне туктатырга һәм муниципалитетлардан читкә чыгуны -25°C һәм аннан түбән температурада чикләргә киңәш иттеләр.

Исегезгә төшерәбез,  25 декабрь төнендә һава температурасы -25°С тан -30°С ка кадәр булачак. 

Чыганак: татаринформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев