Яшел Үзәндәге җимерелү урынында конструкцияләрне сүтү эшләре кичә кичкә кадәр дәвам итте, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе.
Кар өемнәрен һәм төзелеш корылмаларын сүтүдә 3 берәмлек инженер техникасы-төягечләр җәлеп ителгән. Зыян күрүчеләрне һәм җимерекләр астында һәлак булганнарны коткаручылар тапмады, дип ачыклык керттеләр ведомствода.
Хәтерләсәгез, Яшел Үзәндә «Магнит» склады түбәсе, җыелган кар аркасында, җимерелеп төшкән иде.
Чыганак:кичкеказан.
Фото: Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе
Нет комментариев