Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Машинаны дәүләт теркәвенә куюда яңалыклар кертелә

Россиядә 1 марттан транспорт чараларын теркәүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә.

Үзгәрешләрнең асылын "Прайм" агентлыгына "Защита" Мәскәү адвокатлар коллегиясе филиалы мөдире Анатолий Миронов аңлаткан.

Иң мөһиме-хәзер ОСАГО полисын күрсәтергә туры килмәячәк.

"Бу ЮХИДИ хезмәткәрләре өчен процедураны гадиләштерәчәк, ә транспорт милекчеләре өчен теркәлүне тизләтәчәк", — дигән адвокат.
Юлларда иминиятләштерелмәгән автомобильләр саны артуга китерәчәк дигән куркыныч бар анысы. Тик иминиятчеләр хафага бирешмәскә кирәк дигән фикердә, чөнки машина хуҗасы ЮХИДИга автомобиль белән килә, ә моның өчен иминият полисы кирәк.
Тагын бер яңалык-автомобильне сатудан соң ук учеттан төшерү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Ә яңа хуҗа элеккесе өчен штрафлар түләмәү мөмкинлегенә ия булачак. Әмма бу бары тик дәүләт хезмәтләре аша сату-алу килешүе төзегәндә, аны нотариуста раслаганда яки суд карары буенча хуҗалар алмашынганда гына мөмкин, дип йомгаклаган Миронов.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/1-marttan-baslap-masinany-daulat-terkavena-kuiuda-ianalyklar-kertela

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев