Муса Җәлилгә багышланган фильмны күрсәтә башлыйлар
Радик Кудояровның Советлар Союзы Герое Муса Җәлил язмышына һәм аның үлеменең Нюрнбергта беренче тапкыр экранлаштырылган нацист җинаятьчеләрен җәзалау белән бәйле «Кара урман» исемле тулы метражлы нәфис фильмы Татарстанда 12 февральдән күрсәтелә башлый. Бу хакта «Татаркино»ның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сюжет үзәгендә – әсирлектәге татар шагыйре Муса Җәлил. Ул үзенең шигырьләрен каршылык коралына әверелдерә, ирек рухын сындыру мөмкин түгеллеген күрсәтә. Режиссер Радик Кудояров шагыйрьнең гомер юлын мөмкин кадәр дөресрәк итеп тапшырырга омтылган.
Фильм 1946 елгы кадрлардан башлана. Фильмның тавыш бизәлешендә татар музыкасын актив кулланганнар. Финал кадрларында, гильотина геройларның гомерләрен өзгәндә «Умырзая» татар җыры яңгырый. Шулай ук Белоруссия композиторы Владимир Сивицкий тарафыннан җайлаштырылган Коръәннән «Ясин» сүрәсе дә кулланыла. Фильмның лейтмотивы булып борынгы татар җыры «Кара урман» тора.
Фильм 2024 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төшерелгән. Муса Җәлил ролен Тинчурин театры актеры Зөлфәт Закиров башкара.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев