Өч яшүсмер утырган квадроцикл ауган, берсе хастаханәдә
Лаеш районында квадроцикл ауган. Аның белән 13 яшьлек яшүсмер идарә иткән.
Ведомство мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе тизлекне арттыру булган. Шуның аркасында машина йөртүче идарә итә алмаган һәм транспорт ауган. Шул ук вакытта яшь машина йөртүче ике балигъ булмаган дустын да утыртып йөрткән булган.
Нәтиҗәдә квадроцикл руле артында булган яшүсмер җәрәхәтләр ала. Пассажирларның берсе хирургия бүлегенә госпитализацияләнгән.
Чыганак: https://tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев