Республикада яңадан бик күп кар явачак
В республике

Республикада яңадан бик күп кар явачак

Бүген, 6 февраль көнне, Татарстанда антициклон йогынтысында температура фоны түбәнәя. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Бүген җитди явым-төшемнәр көтелми.  Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан искән җил 5тән 10 м/с ка кадәр булыр дип фаразлана. Юлларда бозлавык саклана.  Көндезге сәгатьләрдә Татарстан буенча нибары -11, -16 градус кына җылыначак.

Инде иртәгә, 7 февральдә, республикада яңадан бик күп кар явачак.

Чыганак:татаринформ.


Нет комментариев