Иртәгә, 23 гыйнварда, Татарстанда һава шартларының җитди начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы урыны белән -25..-27 градуска кадәр түбәнәячәк.
Татарстанның төньягында һәм көнчыгышында аязганда термометрның терекөмеш баганасы -33 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Шул ук вакытта, Казанда түбән урыннарда -25..-27 градуска кадәр суыта.
Моннан тыш, көндез республиканың төньяк районнарында кайбер урыннарда -25 градуслы салкыннар сакланачак.
Чыганак:татаринформ
Нет комментариев