«Социаль няня» хезмәтенә тариф билгеләде
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарә утырышында беренче тапкыр коммерцияле булмаган оешмалар өчен «Социаль няня» хезмәтенә тариф билгеләде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тариф хезмәт күрсәтүгә чыгымнарны каплау өчен каралган, алучыларга ул бушлай бирелә, дип ассызыкладылар дәүләт комитетында. Әлеге карар ата-аналарга ярдәм итүгә һәм бала тәрбияләүне укыту яки эш белән бергә алып бару өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән «Гаилә» милли проекты бурычларына туры килә, дип билгеләп үттеләр ведомствода.
«Социаль няня» хезмәте балалар бакчасына йөрми торган алты айдан өч яшькә кадәрге балалар өчен каралган. Ул 30 яшьтән өлкәнрәк булмаган ата-аналарга бирелә, баланың анасы белем бирү оешмасында көндезге уку формасында укырга тиеш. Няня атнага ике тапкыр көненә дүрт сәгатькә килә ала.
Баланы хезмәткә мохтаҗ дип тану өчен ата-анага яшәү урыны буенча территориаль социаль яклау органына гариза һәм документлар пакеты белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Карар кабул ителгәннән соң хезмәт күрсәтүче белән килешү төзелә, дип хәбәр итә «Татаринформ».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев