Табиб-онколог СВО зонасында һәлак булган
В республике

Табиб-онколог СВО зонасында һәлак булган

Махсус хәрби операция зонасында «Әхмәт» махсус отряды хирургы, Казаннан табиб Александр Потанин һәлак булган. Бу хакта «Ахмат» махсус отрядының Телеграм-каналында хәбәр иттеләр.

Табибның үлеме турында шулай ук журналист Анастасия Кашеварова хәбәр итте. Үзенең Телеграм-каналында ул Александр Потанин аның яралы ирен СВО зонасында коткарган, дип язган.

"Грозный-Информ" мәгълүматлары буенча, контракт төзелгәннән соң Потанин башта "Вагнер" ЧВК сафларында хезмәт иткән. Соңрак ул эшләгән медицина төркеме "Ахмат" махсус отрядына кушылган булган.Биредә Александр Потанин үзенең төп табиблык бурычын  - кешеләрнең тормышын коткаруны дәвам иткән булган.

Чыганак:татаринформ.


Нет комментариев