Талпан энцефалитының беренче очрагы теркәлгән
Татарстанда сезон башланганнан бирле вируслы талпан энцефалитының беренче очрагы теркәлгән. Республикада яшәүче ир-атка Чиләбе өлкәсендә ял иткәндә талпан кадалган. Бу хакта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе хәбәр итә.
Бүгенге көндә Татарстан хастаханәләренә талпаннан зыян күргән 2643 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 604е - балалар. Талпаннан зыян күрүчеләрнең күбесе Казанда (728 очрак) теркәлгән. Чаллыда – 262, Әлмәт районында 246 мөрәҗәгать булган.
Чыганак:татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев