Тәмәке продукциясен сайтта онлайн-сатуны тыйдылар
Россия кулланучылар күзәтчелеге таләбе буенча Казанның Вахитов район суды тәмәке продукциясен сату буенча онлайн-кибетне япты. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Мониторинг вакытында Идарә хезмәткәрләре үз составында никотин булган электрон тәмәкене сатуны тәкъдим итүче сайтны таптылар. Канун нигезендә, тәмәке әйберләрен ваклап сату кибетләрдә һәм павильоннарда гына сатылырга тиеш, ә онлайн-сәүдә тыелган.
Сайтта мәгълүмат тарату тыелган дип танылган. Суд карары законлы көченә керде.
Чыганак: татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев