Татарстан мәктәпләренә 44 млн сум бүлеп биреләчәк
Татарстанда мәктәп укучылары өчен яңа белем бирү проекты эшли башлады. «Физик-химик алга китешкә » бюджеттан 44 миллион сум бүлеп бирәчәкләр, дип хәбәр ителә Дәүләт сатып алулары сайтында. Акча 5-8 нче сыйныф укучылары өчен факультатив дәресләргә китәчәк, анда экспериментларга һәм практикага басым ясалачак.
Проектны ике этапка бүләчәкләр. Башта программалар, методикалар әзерләячәкләр, цифрлы платформаны эшләтеп җибәрәчәкләр һәм педагогларны сайлап алачаклар. Ә инде 2026 елның көзендә укулар үзләре башланачак. Укучылар өчен төрле катлаулылык дәрәҗәсендәге сигез программа эшләнәчәк, өстәвенә, вакытның 70 проценты гамәли эшләргә биреләчәк. Укучыларга үз куллары белән экспериментлар ясап булсын өчен уку әсбаплары һәм тәҗрибә җыелмалары бирәчәкләр. Лабораторияләрдә куркынычсызлык мәсьәләләре аерым каралачак.
Шулай ук онлайн-платформа булдырачаклар, анда дәресләргә язылырга һәм материаллар белән эшләргә мөмкин булачак. Укытучылар махсус әзерлек узачак.
Чыганак:кичкеказан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев