Татарстан мәктәпләрендә контрольне көчәйтәләр
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уку йортларында контрольне көчәйтергә кирәклеген белдерде. Бу хакта ул Казан шәһәр Думасы сессиясендә хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, мәктәп белем бирү генә түгел, тәрбия үзәге дә булып тора. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, укучылар мәктәпкә «мәктәп рюкзагы белән түгел, ә поход рюкзагы белән " килә, пычаклар, баллоннар һәм башка предметлар китерә. Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, мәктәпне төрмәгә әйләндерергә ярамый, әмма тәртип урнаштырырга кирәк.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев