Татарстан прокуратурасы машина йөртүчеләрне куркыныч турында кисәтә. Интернет челтәрендә популяр сервислар - антирадарлар, камералы карталар һәм навигация программалары рәвешендә ялган кушымталар актив тарала башлаган.
Мондый программалар банк кушымталарына һәм хәтта блокировка экранына да керүне соарый. Бу җинаятьчеләргә сиздермичә генә парольләрне урларга, мәгълүматлар кертүне имитацияләргә һәм акчаларны счетлардан сызарга мөмкинлек бирә.
Чыганак:вечерняя казань
Нет комментариев