Татарстанда 16 кеше исерек килеш янып үлгән
Ел башыннан янгыннарда 21 кеше һәлак булган һәм 14 кеше зыян күргән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 13 һаләк булучыга күбрәк. Шул ук вакытта корбаннарның гомуми саныннан 16 кеше исерек хәлдә булган. Бу хакта «Татар-информ» дагы матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.
"Янгыннарда кешеләр үлеменең төп сәбәпләре ут белән саксыз эш итү һәм электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу булды. 76% очракта кешеләр үлеме исереклек халәтенә бәйле ", - дип билгеләде ул.
Чыганак:татаринформ.
Фото: © Рамиль Гали /«Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев