Татарстанда 3 градуска кадәр җылыта
Бүген, 29 гыйнварда, Татарстанда һава торышы тотрыксыз булачак, температура күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республика өстендәге күк йөзе болытлы булып калачак. Бөтен төбәктә кар һәм юеш кар явачак. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык.
Төнге 11-16 градус салкыннан соң иртәнгә Татарстанның көнбатышында һава -6, -11 градуска кадәр җылыначак. Көндез термометр баганалары 3-8 градуска кадәр күтәреләчәк .
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев