Татарстанда +33 градуска кадәр эсселек һәм яшенле яңгыр көтелә
Бүген, 9 июльдә, Татарстанда эссе, әмма тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава сакланачак. Урыны белән кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар булуы ихтимал.
Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә, ә яшен вакытында 15-17 метрга кадәр көчәячәк.
Чыганак: https://tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев