Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Татарстанда бер тәүлектә газ җиһазлары белән биш инцидент булган

Соңгы тәүлектә Татарстанда газ җиһазлары белән бәйле биш инцидент теркәлгән. Республиканың дүрт шәһәрендә — Нурлат, Казан, Бөгелмә һәм Чистайда һәлакәтләр булган.

Нурлатта фатирларның берсендә газ плитәсенең төзек булмавы аркасында газ бирүне сүндерергә туры килгән.

Казанда газ сүндерү белән бәйле ике инцидент теркәлгән. Йортларның берсендә, су җылыткычны мөстәкыйль урнаштыру омтылышы ясалганнан соң, халык газсыз һәм кайнар сусыз калган. Икенче очракта ресурсларны бирү түбә һәм төтен чыгару юлларын капиталь ремонтлау аркасында туктатылган.

Техник хезмәт күрсәтү берничә ай элек кенә үткәрелүгә карамастан, Бөгелмәдә йортларның берсендә газ  чыгып, 50 фатир газ белән тәэмин ителмичә калган.

Чистайда шартлау була,  фатир яна башлый.  Биредщ, беренчел мәгълүматлар буенча, электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу сәбәп булган.

Барлык очраклар буенча тикшерүне Татарстанның Торак инспекциясе үткәрә.

Чыганак:веститатарстана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев