Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе ярты процент чамасы тәшкил итә

Хезмәт базарында бер вакансиягә 0,33 кеше туры килә.

12 мартка булган мәгълүматлар буенча,  республикада рәсми рәвештә теркәлгән 12 681 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 88 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,62 процент тәшкил итә. Бу турыда Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 398 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,33 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 665 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 624се элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 28 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды. 

Фото: https://pixabay.com | StartupStockPhotos

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев