Татарстанда яңгыр һәм +17 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Бүген Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бераз яңгыр явачак, урыны белән явым-төшем көчәергә мөмкин. Көндез кайбер районнарда яшенле яңгыр явуы ихтимал.
Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр көчәя. Көндез җилнең тизлеге 7-12 метрга, ә урыны белән 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Көндез һава температурасы +12..+17 градус тәшкил итәчәк.
Чыганак:татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев