Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Татарстанда М7 - Иске Айман - Октябрь юлында кертелгән чикләү озайтылды

Татарстанның Мөслим районында төбәк әһәмиятенә ия М7 «Идел» – Иске Айман – Октябрь автомобиль юлында транспорт хәрәкәтен чикләү бер айдан артыкка озайтылды. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Элегрәк 25 мартта ябылган трасса 26 июньдә ачылыр дип көтелгән иде, әмма ул агымдагы елның 31 июленә кадәр ябык булачак. «Чикләү автомобиль юлын реконструкцияләү эшләрен үткәрү белән бәйле», – дип аңлаттылар ведомствода.

Машина йөртүчеләргә, әйләнеп үтү өчен, Актаныш – Мөслим, Мөслим – Иске Сәет, Иске Сәет – Сикия, М7 «Волга» – Олы Имән төбәк юлларын, шулай ук М7 «Волга» федераль трассасыннан файдаланырга тәкъдим ителә.

Чыганак:татаринформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев