Татарстанда суда 13 кеше һәлак булган
8 июньгә мәгълүматлар буенча, Татарстанда ел башыннан суда 21 очрак теркәлгән, анда 13 кеше һәлак булган, 14 кешене коткарып калганнар.
Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россия ГТХ МЧСның Татарстан Республикасы буенча территориаль органы җитәкчесе урынбасары – Татарстан буенча кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев сөйләде.
«Республика территориясендә кече көймәләр белән сигез очрак теркәлгән, нәтиҗәдә җиде кеше һәлак булып, җиде кеше коткарылган. Ел башыннан кече көймәләрне эксплуатацияләүнең 166 бозылуы ачыкланган. Йөртүчеләрнең кагыйдә бозулары өчен унсигез көймә махсус тукталышка урнаштырылган»», – диде ул.
Хәзерге вакытта республикада кече көймәләр өчен 40 база-тукталыш теркәлгән, 55 пляж декларацияләнгән, дип билгеләде Мокеев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев