Татарстанда узучы «Авыл укытучысы» программасында катнашырга чакырабыз
Конкурс сайлап алуын узган җиңүчеләр 1әр млн. сум алачак.
Татарстан Республикасында «Авыл укытучысы» программасында катнашу өчен гаризалар һәм документлар 2022 елның 15 апреленә кадәр кабул ителә.
Программа 2020 елдан 2024 елга кадәр гамәлдә. 2022 елда бер тапкыр бирелә торган акчаны 10 җиңүче алачак.
Программада катнашучылар - Россия Федерациясе гражданнары булган һәм квалификация белешмәләрендә күрсәтелгән квалификация таләпләренә җавап бирә торган һәм авыл торак пунктларында, йә шәһәр тибындагы поселокларда, йә 50 мең кешегә кадәр халкы булган шәһәрләрдә урнашкан мәгариф оешмасы белән хезмәт килешүе төзегән укытучылар.
1 млн.сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүне авыл торак пунктына, йә эшче бистәсенә, йә шәһәр тибындагы бистәгә, яки 50 мең кешегә кадәр халкы булган шәһәргә килгән укытучы алачак.
«Авыл укытучысы» программасының барлык шартлары, шул исәптән Татарстан Республикасы буенча да, сайтларда урнаштырылган:
1. «Авыл укытучысы» бөтенроссия мәгълүмат порталы https://zemteacher.apkpro.ru/
2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы https://mon.tatarstan.ru «эшчәнлек» - «программалар, проектлар һәм чаралар» - «Авыл укытучысы» программасы.
Чыганак: https://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2065468.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев