Татарстанның биш шәһәрендә БПЛА һөҗүме куркынычы игълан иттеләр
Республика буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгында халыкка ышык урынга төшәргә, тәрәзә янына килмәскә киңәш иттеләр.
Пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы режимын Әлмәт, Алабуга һәм Татарстанның тагын өч шәһәрендә керткәннәр. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Республика буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
"Чистай, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләренә БПЛА һөҗүме куркынычы. Куркынычсызлык чараларын күрергә кирәк. Ышык урынга (подвал, паркинг) төшегез, тәрәзә янына килмәгез, игътибарлы һәм сак булыгыз", - диелә хәбәрдә.
Чыганак:таас
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев