Тикшерү комитеты студент кызны мыскыл итү турындагы эшне тикшерә
Социаль челтәрләрдә Казан көллиятләренең берсендә студент кыз даими рәвештә үзенең төркемдәшен кыйный һәм кимсетә дигән мәгълүмат барлыкка килде. Уку йорты администрациясе янәсе катышмый. Татарстанның Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты инде. Ведомство башлыгы Александр Бастрыкин җирле җитәкче Валерий Липскийга тикшерүнең ничек баруы турында хәбәр итәргә кушты.
Җәнҗал интернетта студентларның берсе икенчесенә каршы электрошокер куллануы, ә аннары дуслары белән бергә корбанын тезләнергә мәҗбүр иткән кадрлар барлыкка килгәч кабынды. Зыян күрүче ата-анасыз тәрбияләнә. «Имин интернет лигасы» башлыгы Екатерина Мизулина әлеге материалларны прокуратурага юллый.
Көллияттә ике кыз арасында конфликт булганлыгын раслыйлар, ләкин нечкәлекләрен әйтмиләр. Анда кыйнаулар һәм эзәрлекләүләр теркәлмәгән дип белдерәләр. Бу хакта әти-әниләргә һәм полиция хезмәткәрләренә хәбәр иткәннәр. Ике кыз да профилактик учетка куелган. Тикшерү дәвам итә.
Чыганак:казанкп
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев