Түбән Кама лицеенда булган вакыйгадан соң ике җитәкче эшеннән киткән
Түбән Кама шәһәрендәге 37 нче лицейда булган вакыйгадан соң мәгариф өлкәсендә кадр үзгәрешләре теркәлгән - мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин һәм лицей директоры Динара Котляр үз вазыйфаларыннан киткән.
Рәсми мәгълүматка караганда, ике җитәкче дә эштән китү турында гаризаны үз теләкләре белән язган. Бу хакта мәгариф идарәсе кабул итү бүлмәсендә расладылар.
Айдар Гарифуллин моңа кадәр Чаллы шәһәрендә 4 нче мәктәпне, аннары 2 нче гимназияне җитәкләгән, Түбән Кама мәгариф идарәсендә өч ел эшләгән. Динара Котляр 37 нче лицейны 2019 елда ачылган көненнән бирле җитәкләгән булган.
Исегезгә төшерәбез, 22 гыйнварда иртәнге сәгатьләрдә лицейга пычак алып кергән 13 яшьлек укучы мәктәпнең 53 яшьлек техник хезмәткәренең кулына яра салган. Үзе исә петарда шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән. Хәзер алар шәһәр хастаханәсендә дәвалана, тикшерү эшләре дәвам итә.
Чыганак: татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев