Туган телләрне укытуның яңа алымын эшлиләр
Бүген төп тема – туган телләрне укытуның бердәм методологиясен эшләү. Бу хакта Казанда «Күптеллелектә бердәмлек: күптелле этномәдәни белем бирүнең заманча практикалары» Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә РФ халыкларының туган телләре федераль институты директоры Эсет Бокова белдерде.
Бокова билгеләп үткәнчә, Россия республикаларының дәүләт телләре буенча дәреслекләр төзү өчен фәнни-методик тәкъдимнәр эшләнә. Бу эштә федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре һәм региональ этномәдәни үзенчәлекләр исәпкә алына.
“Россия Федерациясе Республикасының дәүләт теле " дәреслеге моделе төзелә, укыту-методик материалларның сыйфатын бәяләү параметрлары системасы эшләнә. Уку әдәбиятының структурасына, контентына, биремнәренә һәм жанрларына таләпләрне дә кертеп, авторлык коллективлары өчен тәкъдимнәр әзерләнде», – дип ассызыклады ул.
Институтның фәнни эшчәнлегенең киләсе юнәлеше туган телләр буенча федераль эш программаларын һәм мәктәп дәреслекләрен системалаштыру белән бәйле. Аерым алганда, РФ төбәкләренең милли һәм мәдәни үзенчәлекләрен исәпкә алып, туган телләрнең фонетик, грамматик һәм лик дәрәҗәләрен тасвирлау системасы эшләнә.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев