Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен уздыруның төгәл даталарын рәсми рәвештә раслады.
Татарстан Хөкүмәтенең рәсми сайтында бастырылган документ нигезендә, Ураза бәйрәме 20 мартта башланачак. Ә Корбан бәйрәмен мөселманнар 27 май көнне билгеләп үтәчәк.
Ике бәйрәм датасы да эш көннәренә туры килә, әмма җирле кануннар нигезендә алар ял көннәре дип игълан ителгән, дип хәбәр итә «Татар -информ».
Нет комментариев