Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Узган ел 34,45 миллион тонна нефть чыгарылган

Узган ел Татарстанда 34,45 миллион тонна нефть чыгарылган. ТР Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә республиканың кече нефть компанияләренең 2025 елдагы эш нәтиҗәләре һәм быелгы елга планнар турында фикер алыштылар.

«Нефтеконсорциум КНК» АҖ генераль директоры Рафаэль Минһаҗев хәбәр иткәнчә, нефть чыгару планы 22 компания тарафыннан арттырып үтәлгән. Узган ел кече компанияләр 308 мең метр тау токымнары бораулаган һәм 256 яңа скважина файдалануга тапшырган.

Быел планда-158 мең метр бораулау һәм 190 скважина файдалануга тапшыру, дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.

Чыганак:татаринформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев