Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Владимир Путин Татарстанның алты вәкилен бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның алты вәкилен бүләкләде. Тиешле указ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.

Дуслык орденын «Ак Барс Девелопмент» Генераль директоры Марат Шаһитов алды.


«Намуслы хезмәте өчен» билгесе ТР Финанс министрлыгының бүлек башлыгы Наил Гарифуллинга тапшырылды.


 «РФ Атказанган табибы»  исеме КФУның медицина-санитария часте баш табибы урынбасары Ләйлә Морадимовага бирелде.


«РФ Атказанган физик культура хезмәткәре» исемен Казан олимпия резервы училищесы тренер-укытучысы Рәфис Әхмәтгәрәев алды.


«РФ Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» исеме КФУ профессоры Андрей Ершовка бирелде.


«РФ Атказанган химигы» исеменә ТАНЕКОның ике хезмәткәре — өлкән оператор Хәлил Зәйдуллин һәм оператор Ильяс Хисмәтуллин лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев