Хәрби хезмәткә чакыру турындагы канун проектын керттеләр
Дәүләт Думасына ел әйләнәсендә хәрби хезмәткә чакыру турындагы канун проектын керттеләр. Закон проекты хупланган очракта яңа нормалар 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Гамәлдәге законнар нигезендә, хәзер армиягә чакыру елга ике тапкыр яз һәм көз көннәрендә үткәрелә. Яңа проект билгеләнгән срокларны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итә, военкоматларга егетләрне бертуктаусыз җыю үткәрергә мөмкинлек бирә. Әмма кайбер категория гражданнар өчен армия хезмәтенә җибәрүнең билгеле бер чорлары сакланачак. Мәсәлән, чәчү һәм уру белән шөгыльләнүче аграрийлар – 15 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр, педагоглар – 1 майдан 15 июльгә кадәр, ә Ерак Төньякта яшәүчеләр 1 майдан 15 июльгә кадәр яисә 1 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр хәрби хезмәткә алыначак.
Инициатива авторлары ассызыклаганча, гомуми хезмәт срогы күпчелек призывниклар өчен 12 ай калачак. Шулай ук ташламалы категорияләр өчен гамәлдәге кичектерүләр һәм азат ителүләр сакланачак.
Чыганак: https://shahrikazan.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев