Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

«Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә әзерлек бара

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында “Хәтер бакчасы” халыкара акциясен үткәрүгә әзерлек эшләре алып барыла. Быел акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы, Россия халыклары бердәмлеге һәм Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында оештырылачак, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

«Акция агымдагы елның апрель-май айларында узачак. Хәзерге вакытта участоклар һәм утырту материаллары сайлау эшләре бара. Мәйданчыклар урман фонды территориясендә һәм республиканың торак пунктларында оештырылачак», - дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.

Чыганак:татаринформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев