Хәзер «Дзен»да татар телендә материаллар бастыру мөмкин
Локаль массакүләм мәгълүмат чараларына ярдәм итү максатларында, «Дзен» платформасы Россия халыкларының милли телләрендә материалларны бастырып чыгара башлады. Әлеге программаның пилот проекты булып татар теленә ярдәм итү тора. Бу хакта платформаның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәзер ТР халкы үз төбәгендә рус телендә дә, татар телендә дә актуаль вакыйгалар белән ирекле таныша ала.
dzen.ru сайтының "Казан" бүлегендә геолокация активлашканда, татар телендәге мәгьлүмат кулланучыларның төп битендә автомат рәвештә күрсәтелә. Кирәкле телне сайлау өчен әлеге каналның өске өлешендәге күчергечне куллану да җитә. Мәкаләләр татар телле авторлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан урнаштырыла.
Чыганак: татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев