Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

"Яратып узсын гомер"

Яратырга килдек җиргә, Яратып узсын гомер. Ярата белмәгән күңел Мәңге бәхетле түгел. Яратыйк ил-җиребезне, Туган ил - алтын бишек. Язлы-җәйле гөлбакчаны Яратмаска соң ничек? Яратыйк телне, милләтне, Теле барның - иле бар. Татарның горур тарихлы Болгар дигән эзе бар. Яратыйк һәммә кешене: Саулыгын югалтканны, Бөлгенлеккә төшкәннәрне, Байлыкта коенганны. Яратыйк ата-ананы,...

Яратырга килдек җиргә,
Яратып узсын гомер.
Ярата белмәгән күңел
Мәңге бәхетле түгел.

Яратыйк ил-җиребезне,
Туган ил - алтын бишек.
Язлы-җәйле гөлбакчаны
Яратмаска соң ничек?

Яратыйк телне, милләтне,
Теле барның - иле бар.
Татарның горур тарихлы
Болгар дигән эзе бар.

Яратыйк һәммә кешене:
Саулыгын югалтканны,
Бөлгенлеккә төшкәннәрне,
Байлыкта коенганны.

Яратыйк ата-ананы,
Алар күңеле - балада.
Балаларныкы адашып
Йөрмәсен "дала"ларда.

Яратыйк кайгы-шатлыкта
Кулга - кул тотынганны.
Җанга яра салганнарны,
Бәйлик тә яраларны.

Тормышны ярат, эшеңне.,
Иман тулы динеңне.
Җәннәт гөле нурларына
Бизә килер көнеңне.

Яратуны Яралтучы
АЛЛАҺны сөйсен күңел.
Бу бөек хистән башка
Ярату мөмкин түгел!

Яратуны сөйсен йөрәк,
Яратып узсын гомер.
АЛЛАҺны сөйгән күңел
Мәңге сүнәчәк түгел.
Рәйсә Ахунова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X