Түбән Кама – Чистай юлындагы һәлакәттә кеше гомере өзелгән
Юллар чатында

Түбән Кама – Чистай юлындагы һәлакәттә кеше гомере өзелгән

Түбән Кама - Чистай юлында ике җиңел машина бәрелешкән. Бу хакта социаль челтәрдән кулланучылар хәбәр итә. Ачы һәм Иске Чишмә авыллары арасындагы юлда "Лада Калина" һәм "Хендэ Солярис" машиналары бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте аркасында "Лада Калина" автомобилендәге 75 яшьлек пассажирның гомере өзелгән. Тагын ике пассажир - 70 һәм 75 яшьлек хатын-кызлар...

Түбән Кама - Чистай юлында ике җиңел машина бәрелешкән. Бу хакта социаль челтәрдән кулланучылар хәбәр итә.

Ачы һәм Иске Чишмә авыллары арасындагы юлда "Лада Калина" һәм "Хендэ Солярис" машиналары бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте аркасында "Лада Калина" автомобилендәге 75 яшьлек пассажирның гомере өзелгән. Тагын ике пассажир - 70 һәм 75 яшьлек хатын-кызлар төрле тән җәрәхәте алган.

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Татар Информ


Нет комментариев