Спорт яңалыклары рубрикасы буенча яңалыклар
-
10 - 11 декабрь көннәрендә Тольятти шәһәрендә узган көрәш буенча Россия чемпионатында Теләче районы көрәшчеләре дә чемпион булды
10-11 декабрьдә Тольятти шәһәрендә ир-атлар арасында көрәш буенча Россия чемпионаты узды. Татарстан көрәшчеләре кабат үзләренең илдә иң көчле команда булуын раслады. Дөрес, оештыручылар быел да җиңүче команданы ачыклап тормады. Шулай да кайсы төбәк көрәшчеләренең беренче урынны яулавын чамалавы кыен түгел. Intertat.ru рәсми булмаган команда беренчелегенең җиңүчесе буларак Татарстан көрәшчеләрен атый....
-
«Ак Барс» Новосибирскида авырлык белән җиңүгә иреште
Кунакта ике тапкыр җиңелгәннән соң һәм өй матчында «Лада»ны җиңгәннән соң казанлылар Новосибирскиның «Себер»е белән уйнады. Себерләр үзләре дә бу сезонда төрлечә уйнаса да, казанлыларга каршы тора алды. Новосибирскига «Ак Барс» тренер штабының язылмаган законнары нигезендә җиңү яулаган составта барды. Казан командасында бер генә үзгәреш булды - капкада урынны Эмиль...
-
«Ак Барс» рәттән өченче тапкыр җиңү яулады
Кичә КХЛ чемпионатының чираттагы матчында "Ак Барс" Ханты-Мансийскиның "Югра" командасын кабул итте һәм 4:1 исәбе белән җиңде. 28 матчтан соң Казан командасы 55 очко белән "Көнчыгыш" конференциясендә беренче урынны били. "Барслар" чираттагы уенны иртәгә Екатеринбургның "Автомобилист" командасына каршы үткәрәчәк. «Ак Барс» - «Югра» (Ханты-Мансийск) - 4:1 (3:0, 1:0, 0:1). Алкаларны...
-
Россия футбол җыелмасының Коста-Рикага каршы очрашуы көндәшләрнең җиңүе белән төгәлләнде
9 октябрь көнне футбол буенча Россия җыелма командасы Коста-Рика футболчылары белән иптәшләрчә очрашу уздырды. Краснодарда, яңа ачылган стадионда, үткән матч кунакларның җиңүе белән төгәлләнде - 3:4. Футбол. Иптәшләрчә очрашу. Россия - Коста-Рика - 3:4 (1:3). 0:1 - Асофейфа, 22 0:2 - Руис, 29 1:2 - Самедов, 31 1:3 - Березуцкий,...
-
Хавьер Грасиягә сезон азагына кадәр мөмкинлек бирелгән
"Рубин" футбол командасының баш тренеры булып кимендә сезон азагына кадәр Хавьер Грасия калачак. Клуб җитәкчелеге Испания белгеченең яңа команда төзүен аңлый һәм нәтиҗә күрсәтү өчен кимендә бер сезон вакыт бирергә дә әзер. Бу хакта "Известия" язып чыкты. - Инде кат-кат искәртелгәнчә, безнең проект озак вакытны үз эченә ала, - дип...
-
Олимпиада төгәлләнде: Россия – дүртенче
Бразилиянең Рио-де-Жанейро шәһәрендә 5 августта старт алган XXXI җәйге Олимпия уеннарына нокта куелды. Россия җыелмасы рәсми булмаган команда беренчелегендә дүртенче урын яулады. Алда - АКШ, Бөекбритания һәм Кытай. Безнең спортчылар 19 алтын медаль яулады. Русиягә соңгы "алтын"ны ирекле көрәштә Сослан Рамонов китерде. - Ил җыелмасының Рио-де-Жанейродагы чыгышын бик югары бәялим,...
-
"Рубин" җанатарларына бәйрәм ясады (ФОТО)
Кичә, 24 июль кичендә, "Рубин" футбол клубы "Казан" гаилә үзәге каршында җанатарлары өчен фестиваль оештырды. Җанатарлар "Рубин"ның яңартылган тренерлар штабы, уенчылары, клубның логотибы һәм яңа уен киемнәрен күрә алды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җанатарлар фестивалендә катнаша алмаса да, видеомөрәҗәгать белән чыгып, яңа сезон башлану белән котлады. "Яңа сезоннан күпне көтәбез,...
-
"Барселона" футболчысы "Рубин"га күчәргә мөмкин
Казанның "Рубин" футбол клубында Россия чемпионатында лимит барлыгын тәмам оныттылар бугай - Камерун уенчысы сатып алырга җыеналар, ди. Испаниянең данлыклы "Барселона" командасы ярымсакчысы, 28 яшьлек Алекс Сонг "Рубин"га күченергә мөмкин. Дөрес, әлеге уенчы "Барселона"ныкы саналса да, соңгы вакытта Англиянең "Вест Хэм Юнайтед" клубында арендада булды. Камерун уенчысының "Барселона"га күчкәнче Лондонның...
-
Португалия – чемпион: Роналду Казанга килә (+видео)
Португалия җыелмасы үз тарихында беренче тапкыр футбол буенча Европа чемпионы булып танылды. Франциядә үткәрелгән Европа чемпионатында Криштиану Роналду һәм аның командасы мәйдан хуҗаларыннан өстен чыкты. - Мин бик бәхетле. Бу хакта күптән - 2004 елдан бирле хыялландым, - диде Португалия җыелмасы капитаны Криштиану Роналду уеннан соң. - Португалия халкы, безнең...
-
Евро-2016: ярымфинал парлары билгеле
Франциядә футбол буенча Европа чемпионатының чирекфинал раунды төгәлләнде. 6-7 июльдә ярымфинал уеннары уза. Финал - 10 июльдә, 22:00 сәгатьтә башлана. Чирекфинал раундындагы нәтиҗәләрне искә төшерик. Польша - Португалия - 1:1 (3:5 пенальти) Уэльс - Бельгия - 3:1. Германия - Италия - 1:1 (6:5 пенальти) Франция - Исландия - 5:2 Шулай...
-
"Рубин" футбол клубы 25 яшьлек испан уенчысы, ярымсакчы Самуэль Гарсия белән килешү төзеде
"Рубин" футбол клубы 25 яшьлек испан уенчысы, ярымсакчы Самуэль Гарсия белән килешү төзеде. Ул 77 нче сан астында чыгыш ясаячак. - "Рубин"га күченүем - аңлы рәвештә ясалган адым, - диде Самуэль Гарсия. - Тренерлар штабы белән танышмын. Клуб җитәкчелеге, инфраструктура белән дә таныштым. Россия чемпионатында яхшы командалар күп булуын да...
-
Казан Сабан туеның көрәш батырлары: исемлектә Раил Нургалиев та бар
28 майда Казанда Сабан туе бәйрәме гөрләп узды. Һәр Сабан туеның төп бизәге, әлбәттә - татарча көрәш. Быел башкала Сабан туенда ир-егетләр 6 авырлык үлчәвендә - 65, 75, 85, 100, 120 һәм 120дән югары килограммда бил алышты. Көрәшнең чемпионнары - Рәмис Саматов (Идел буе районы, 65 килограмм), Рамил Синәкәев (Вахитов...
-
Рөстәм Миңнеханов "Рубин" клубының яңа тренеры белән очрашты
Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Рубин" футбол клубының яңа баш тренеры Хави Грасия белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда Казан мэры - "Рубин" футбол клубының президенты Илсур Метшин, "Рубин" футбол клубының генераль директоры Илгиз Фәхриев һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында...
-
"Рубин" клубы яңа баш тренерны тәкъдим итте
"Рубин" футбол командасын алдагы берничә сезонда Испания остазы Хавьер Карлос Грасия җитәклиячәк. Казан клуб Испаниянең 46 яшьлек остазы белән 4 елга килешү төзегән. Остаз бүген Казанга килде, клубның базасы һәм стадионнар белән танышып йөрде. Әлеге тренерның Казанга киләчәге, инде килешү төзү нечкәлекләре хәл ителү турында турында сүзләр берничә көн дәвамында...
-
Хавьер Грасия "Рубин"ның баш тренеры итеп билгеләнгән
"Рубин" футбол командасын яңа сезонда Испания остазы Хавьер Грасия җитәкли. Клуб Испаниянең 46 яшьлек остазы белән килешү төзегән. Дөрес, клуб тарафыннан әле рәсми мәгълүмат юк. Шулай да, Sportmediaset язуынча, остаз белән 3 елга килешү төзелгән инде. "Малага" командасы баш тренеры булып эшләгән, әлеге клубны Испания чемпионатында 8 нче урынга күтәргән...